Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваТик»ларның «Исәнме, мәктәп!» җырына төшерелгән яңа видеоклип дөнья күрде. Әлеге җыр – танылган шагыйрь, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин белән композитор Вәсим Әхмәтшинның иҗат җимеше.
Җәйге каникуллар артта калды. Кемдер мәктәпне сагынып өлгерде, кемдер дуслары һәм укытучылары белән очрашуны түземсезлек белән көтте. Ә мәктәп үзе безне сагынамы икән? Татар халкының яраткан шагыйре Роберт Миңнуллин бу сорауга үзенең «Исәнме, мәктәп!» шигырендә бик матур җавап бирә. Шигырьдә укучылар мәктәп белән исәнләшә, ә мәктәп исә аларны көтеп торгандай тоела. Җәйге каникул вакытында бушап калган сыйныфлар балалар тавышын сагынгандыр, мөгаен. Ә укучылар кабат бусагадан атлап керүгә, мәктәп тә җанланып китә: сыйныфлар шат балалар тавышына күмелә, коридорларда яңадан күңелле шау-шу тарала. Шагыйрь мәктәпне гади генә белем йорты итеп түгел, ә үз укучыларын көтеп торучы якын һәм кадерле урын итеп сурәтли. Шуңа күрә мәктәп белән очрашу иске дусларның күптән көтелгән күрешүенә охшап тора.
«Роберт абый Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләре һәрвакыт самими, җылы һәм күңелгә якын. Шуңа күрә «СалаваТик»лар проекты да аның иҗатына даими мөрәҗәгать итә. «Алтын балык», «Әйлән-бәйлән», «Яратыгыз», «Әни кирәк» җырлары нәни дусларыбыз тарафыннан яратып кабул ителде, ә аларга төшерелгән видеоклипларның тамашачысы арта баруы аеруча куандыра.
Роберт абыйның балаларга җыр аша җиткерергә мөмкин булган бай иҗат мирасы әле бик зур. Аның шигъри юллары алга таба да җыр булып яңгырап, яңа буын укучыларының күңеленә барып ирешсен иде.
Роберт абый Миңнуллин сабыйларның уй-хисләрен бик яхшы аңлый белде. Аның шигырьләре гади, матур һәм күңелгә якын. Мәктәп – белем генә ала торган урын түгел, ул – дуслар белән очраша, шат авазлар яңгырый, яңа ачышлар ясала торган гаҗәеп дөнья. Һәр укучының күңелендә мәктәп еллары иң матур хәтирәләр булып сакланып калсын иде. Яңа уку елы барлык укучыларыбызга да шатлык-куанычлар, кызыклы очрашулар һәм зур уңышлар китерсен!» – дип, котлау сүзләрен җиткерде проект җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.