news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Салават Зәкиевичның ничә гектар җире бар?» — Җырчы бакча уңышын күрсәтте

Татарстанның атказанган җырчысы көзге бакча уңышының фотосын куйган.

news_top
«Салават Зәкиевичның ничә гектар җире бар?» — Җырчы бакча уңышын күрсәтте

Салават Фәтхетдинов бакчасында үсә торган җиләк-җимеш, яшелчә фотоларын инстадусларына күрсәтте. Җырчы виноград, алма, слива, кыяр, суган, кишер, бәрәңге үстергән.

Инстачылар мактанырлык уңыш юк дип бәяләгән. «Мактанма, әллә үзең үстергәнме?», «Мактанма, Салават туган. Бездә дә күп», «Суган ник кара ул, күгәргән кебек?», «Суганны сатасыңдыр инде?» - дип комментарий калдырган җырчының виртуаль дуслары.

«Игътибар, конкурс! Салават Зәкиевичның ничә гектар җире бар?» — дип кызыксынган берәү. Тик бәйгедә катнашучы гына табылмаган.

Инстачылар җырчының гаиләсенә яхшы теләкләр дә язып калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар