Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салават Юлаев» командасында уйнаган Артем Чернов вафат

38 яшьлек Артем Чернов Башкортстан командасында ике ел чамасы һөҗүмче булган.

news_top_970_100
«Салават Юлаев» командасында уйнаган Артем Чернов вафат
Илнар Төхбәтов

11 декабрьдә Уфаның «Салават Юлаев» хоккей командасының элеккеге һөҗүмчесе Артем Чернов 38 яшендә вафат булды. Бу турыда «Салават Юлаев» командасы уенчысы Кирилл Кольцовның хатыны Светлана социаль челтәрләрдә язган. «Комсомольская правда» шул хакта хәбәр итте.

«Дусларым минем! Бүген зур кайгы килде. Без гаиләбезнең иң якын дустын, спортчы, „Салават Юлаев"ның элеккеге уенчысы Артем Черновны югалттык. Йөрәк авыртуга чыдый алмый. Хәзер без барыбыз да дога кыла гына алабыз», — дип яза Светлана. Ул спортчының үлеме сәбәбе хәбәр итми.

«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең туганнарына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Артем Чернов йөрәге белән проблемалар аркасында вафат булган. Йөрәк авырту коронавирус кичергәннән соң килеп чыккан дигән мәгълүмат та бар, диелә бу хәбәрдә.

Новокузнецк шәһәрендә туып үскән Артем Чернов профессиональ хоккейчы карьерасында КХЛда 300 уенда катнашкан, барлыгы 111 (47 64) очко җыйган.

Зур хоккейга юлын туган ягындагы «Металлург»тан башлаган һәм «Авангард», «Спартак», «Торпедо», «Атлант», «Автомобилист», «Нефтехимик», «Витязь», «Салават Юлаев» һәм Мәскәүнең «Динамо» командаларында уйнаган.

«Динамо» составында Гагарин Кубогын яулаган. «Салават Юлаев» составында ул 2015-2017 елларда уйнаган. Россия җыелма командасы белән юниорларның дөнья чемпионатында 200 елда көмеш медаль яулаган.

Төрле клубларда уйнаганнан соң, 2017 елда ул кабат «Металлурга»ка кайткан. Быел сентябрьдә Чернов карьерасын төгәлләгән булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100