Салават Юлаев тууга 270 ел тулу уңаеннан аның ватанында тарихи-мемориаль комплекс ачылды.
Бәйрәмнән соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган җыелышта бәдрәфләр эшлиме-юкмы икәнен шәхсән тикшерде.
«Миңа әйттеләр – без китүгә, бәдрәфләрен япканнар. Тикшерегез, зинһар. Мин бар кешеләрдән дә 500 тапкыр сорадым – мин киткәч тә эшләячәкме? Миңа, әйе, диделәр. Әмма миңа, бәдрәфләр ябылды, дип әйттеләр», – ди Радий Хәбиров.
Бәдрәфләр белән килеп чыккан четерекле хәлгә карамастан, бәйрәм Радий Хәбировта уңай хисләр калдырган. Башкортстанда «Салават җире» дип аталган комплекс та төзеләчәк икән.