Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салават Юлаев» экс-тренеры КХЛдан китүче легионерлар турында: «Безнең хоккей үлми»

Континенталь хоккей лигасы командаларында уйнаучы чит ил спортчылары күпләп контрактларын өзә башлаган.

news_top_970_100
«Салават Юлаев» экс-тренеры КХЛдан китүче легионерлар турында: «Безнең хоккей үлми»

Уфаның «Салават Юлаев» хоккей клубының һәм Россия җыелмасының элеккеге баш тренеры Вячеслав Быков континенталь хоккей лигасыннан (КХЛ) чит ил легионерлары контрактларын өзеп, күпләп китү турында фикерен әйтте. Бу турыда «Татар-информ» язды.

«Сәясәт күптән спортка кереп кенә калмады, үз шартларын да куя инде. КХЛ легионерлары белән булган хәлгә гаҗәпләнмим. Чит ил спортчыларының да берәрсенә таш атмас идем — һәркем үз юлын үзе сайлый. Минемчә, бу очракта без үзебезнең спортка, үзебезнең егетләргә ярдәм итәргә, яшьләргә урын бушатырга, аларны алдынгы ярышларда катнаштырырга тиеш. Хоккей моңа карап кына үлми.

Мин Вячеслав Фетисовның сүзләре белән килешәм. Ул Россиядә безнең хоккейны үстерергә кирәк, ди. Югары класслы уенчылар китүе кызганыч инде, тик бу аларның карары. Үз эшебезне эшләргә кирәк», — ди ул «Чемпионат» сайтына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100