Салават җыр сүзләрен бутый: «Альфред көлдермәсә, үзе уйлап чыгарып җырлап бетерә иде»
Салават Фәтхетдинов аккаунтына кызыклы пост куелган. «Бу җырны бер ялгышмый җырлаганым юк», – дип әйтеп кенә куйдым», – дигән җырчы. «Өметсез димә сөюне» җырын җырлаганда ул, «моң сүрелер күңелеңнән» урынына «моң сүрелер күзлегеңнән» дип әйтә дә көлеп җибәрә.
Җырчы ялгышса да, укучылары моны юмор дип кабул иткән һәм тәнкыйтьләмәгән.
«Альфред абый – красавчик»;
«Әлфия апа өйрәтеп калдырган аны, үзе уйлап чыгарып җырлап бетергән»;
«Салаватка бар да килешә!»;
«Аның каравы, тере тавыш»;
«Альфред көлдермәсә, уйлап чыгарып җырлап бетерә иде. Көлдердегез, шулай кызык бит!»;
«Ике легенда!» – дип язалар