Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салават, ычкынасың бит» — Салават Фәтхетдинов беренче тапкыр чаңгыга баскан

Җырчы инстаграмда сәламәт тормыш рәвеше белән яши башлавы турында хәбәр итә.

news_top_970_100
«Салават, ычкынасың бит» — Салават Фәтхетдинов беренче тапкыр чаңгыга баскан
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов беренче тапкыр чаңгыга баскан. Тугыз чакрым арага чапкан Салават: «Бүгеннән сәламәт яшәү рәвешен башлап җибәрәбез», — дип инстаграмга видео да куйган.

«Кыш бетә бит, Салават абый, соңга калгансыз», — дигәннәр аңа инстачылар. «Чаңгы таякларың кыскарак. Кул белән ешрак эшләргә кирәк», «Чаңгы белән саграк булыгыз. Өлкән яшьтә чаңгыга басучыларның йөрәк өянәге кузгалырга мөмкин», «Беренче тапкыр басып, алай күп йөрмәсәгез дә була, икенче көнгә тора да алмассыз», — дип киңәшләр биргәннәр.

«Гел-гел машина куып, вертолетта очып кына булмый шул. Чаңгыга да бастыра, җәяү дә йөртә», «Бераз гына ябыксаң, бу хәтле мышнамас идең», «Егылып китә яздың бит, өеңдә газета гына укып утырасың калган», «Салават, ычкынасың бит», — дип бәйләнгән усал теллеләре.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100