Салават “Әй, гомерем” җырын башкара
Салават Фәтхетдинов башкаруында "Әй, гомерем" җыры.
"Әй, гомерем"
Айдар Минһаҗев сүзләре, Азат Хөсәенов көе.
Язлар, җәйләр, көзләр, кышлар
Мизгелләр кебек кенә.
Узаларда китәләр шул
Ияреп бер берсенә.
Кушымта:
Әле генә кергән идек
Шау чәчәкле язларга,
Шул чәчәкләр кай арада
Әйләнделәр алмага.
Өлгерделәр алмаларым,
Коела салкын җиргә.
Тотып аласылар килә
Иртәрәк, дия-дия.
Тәгәрәшкән алмарга
Күбәләктәй кар ява.
Әй, гомерем, нишләвең бу,
Ашыгасың кайларга?