news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Вадим Захаров турында кызык итеп сөйләгән

news_top
Салават Вадим Захаров турында кызык итеп сөйләгән
Видеодан скриншот

Казанда Салават Фәтхетдинов концертлары узды. Ул анда Вадим Захаровның «Бер елганың ике ярында» җырын башкарды. Искәртеп үтик, Вадим Захаров та Салаватның «Шәфкать туташы» дигән җырын репертуарына алды. Салават бу җырны Вадим Захаров башкаруында бик ошаткан.

Вадим Захаров алып чыгып җырлагач, бу җырны ишетеп, тагын бер кат гашыйк булдым. Вадимның җырлаганын да, үзен дә яратам. Анда чын ирләр характеры. Ул алдаша белми, ул талаша белми. Ул ничә еллар минем белән дус, ул хәтта сүгенә дә белми. Мин аны «Татарстанның иң зур җырчысы» дип йөртәм. 150 кг.

Беркөн килгән дә Вадим миңа әйтә: «Күрдеңме, Салават абый», – ди.

– Нәрсәне? – димен.

Менә, – ди, – 40 кг ташладым, сизеләме?

«Бернәрсә сизелми. Шул килеш. «О-о-о, минәйтәм, 50 дип торам», – дим. 40 килограмм бит инде, 40 килограмм. Менә син күз алдыңа китер, син үз өстеңнән Рифат Зариповны алып ташлагансың. Күп инде ул.

Аннары Вадимны ни өчен яратам: Вадим җор, шаян сүзле, төртмә телле, бер кешене дә үпкәләтми. Аның күңеле киң. Шаяруны аңлый ул. Юмор хисе бар. Шәп характерлы», – дип мактады Салават Вадим Захаровны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар