Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават үзенә бэк-вокалист эзли: «Начар гадәтләре булмасын!»

news_top_970_100
Салават үзенә бэк-вокалист эзли: «Начар гадәтләре булмасын!»
Абдул Фархан

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең командасына бэк-вокалист эзли. Бу хакта ул үзенең «ВКонтакте»дагы төркемендә игълан куйган.

«Эшләргә теләге, гастрольләргә йөрергә мөмкинлеге булган, начар гадәтләре булмаган, 18-30 яшьлек туташ-ханымнар кирәк. Номер буенча шалтыратулар кабул ителми! Үзегез турында кыскача мәгълүмат, фото, видео юллау мәҗбүри. Резюме, фото һәм видеоларыгызны ватсапка юллагыз», – дип язылган игъланда.

Игълан астында Ольга Максимова дигән бер ханым шундый комментарий калдырган: «Кем барыр икән? Син комсыз бит, аз түлисең, шуңа күрә барысы да синнән кача, бәлки, кешеләр турында бераз уйларсың, ә, Салават? Гомерең буе көрәк белән акча көрисең, ә музыкантларга бик әз түлисең, намусың кайда?» – дигән.

Бу ханымга берсе: «Син кайдан беләсең?» – дип язганнар.

Тамашачылар Салават Фәтхетдиновка уңышлар теләп язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100