Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салават синең янәшәдә яшәрә бара» — Гүзәлем ире белән беренче уртак фотосын күрсәтте

Гүзәлем ире Салават Миңнеханов белән танышу тарихын сөйләгән.

news_top_970_100
«Салават синең янәшәдә яшәрә бара» — Гүзәлем ире белән беренче уртак фотосын күрсәтте
https://www.instagram.com/guzelem_official/

Гүзәлем ире Салават Миңнеханов белән иң беренче уртак фотоларын күрсәтте. «Бу фотода Салават зур сәхнәдә җырлый инде, ә миңа 12 -13 яшь. Азнакай шәһәрендә «Татарча солянка» концертыннан соң төшкән идек бу фотога. Мин сәхнә артына Гүзәл Уразовага чәчәк бәйләме бүләк итү һәм аның белән фотога төшү өчен кергән идем. Гүзәл Уразованың фанаты идем, аның җырларын тыңлап һәм җырлап үстем. Шулвакыт янәшәмнән «Эссе» төркеме солисты Нияз һәм Салават үтеп бара. Алар белән дә фотога төшәргә булдым. Салаватны мин күптәннән беләм. Без икебез дә тамырларыбыз белән Азнакай шәһәреннән. Мин 3 сыйныфтан башлап мәдәният йортына вокаль ансамбльгә йөрдем. Салават белән төрле чараларда очрашкан бар. Мин ул вакытта бала гына, ә ул — сәхнәдә үзенең беренче адымнарын ясаучы буй җиткән егет.

Безнең яшь аермабыз 13 ел. Еллар үтә, һәркемнең үз тормышы. Без гаиләбез белән Әлмәт шәһәренә күченәбез. Мин анда урта мәктәпне, техникумны тәмамлыйм. Читтән торып институтка укырга керәм һәм эшкә урнашам.

Мин Әлмәт шәһәренең мәдәният бүлегендә методист булып эшләгәндә, Салаватның тормышында үзгәрешләр була. Ул сәхнәдән китәргә карар кыла һәм туган шәһәре Азнакайга мәдәният бүлеге җитәкчесе булып кайта.

Безнең чын-чынлап очрашу берничә елдан соң булды. Салават уңышларга ирешкән, танылган ир-ат, мин дә инде зур үскән кыз идем», — дип яза Гүзәлем.

«Бу костюм белән галстук хәзер дә менә дигән әле»», — дип комментарий язган Салават хатынының посты астына. «Тиз арада акуционга тапшырырга кирәк», — дигән аңа инстачы. Гүзәлемнең өстендәге курткасын да «хәзер дә исән бугай» дип искә төшергәннәр.

«Бик кызыклы пар сез, Сезнең турыда китап язарга кирәк», — дип тәкъдим иткәннәр. „Салават синең янәшәңдә яшәрә генә бара“, — дип мактаганнар икесен дә.

«Айваз, башкалар да синнән үрнәк алган, ахры, хәзер 3 битлек танышу тарихы укыйбыз», — дип тә язганнар.

Күп инстачылар танышу тарихының дәвамын көтә. Гүзәлем аны якын арада язарга вәгъдә биргән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100