Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават шәһәрендә яшәүче хатын иренең сөяркәсенең йөрәгенә пычак кадаган

Туган көн бәйрәм итәргә килгән кунак кыз хуҗабикәнең ире белән төн куна.

news_top_970_100
Салават шәһәрендә яшәүче хатын иренең сөяркәсенең йөрәгенә пычак кадаган
https://pixabay.com

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Салават шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомствога сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Җинаять турында 31 октябрьдә хокук саклаучыларга хәбәр итәләр. Шәһәрнең Уфа урамындагы күп катлы йорт фатирында 28 яшьлек хатын мәете табыла.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, мәрхүмә хатын биредәге бер фатирга кунакка килә. Алар 36 яшьлек хуҗабикә хатынның туган көнен бәйрәм итә. Бәйрәмдә 36 яшьлек хатын ире белән талаша һәм өйдән чыгып китә. Ул өйгә иртән генә кайта һәм иренең 28 яшьлек хатын белән бергә булуын күрә.

Хатын-кызлар талаша башлый. Җинаятьтә шикләнелүче хатын көндәшен аш бүлмәсенә сөйрәп алып чыга. Алар биредә дә талаша. 36 яшьлек хатын пычак ала һәм танышының йөрәгенә кадый.

Яраланган хатын фатирдан чыгып йөгерә, ләкин баскыч алдында егыла һәм вафат була. Ир белән хатынга туган көн бәйрәм итәргә килгән кунакларның берсе табиблар һәм полиция чакыра.

Ирен сөяркә белән тоткан хатын качмый, ул хокук саклаучыларны көтеп тора һәм барысын да үзе сөйләп бирә.

Хәзер бу хатынны тоткарлаганнар. Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100