Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават шәһәрендә кызлар төркеме бер хатынны типкәләп кыйнаган

Хатын егылгач та кыйнаудан туктамадылар, дип сөйли шаһитлар.

news_top_970_100
Салават шәһәрендә кызлар төркеме бер хатынны типкәләп кыйнаган
https://pixabay.com/

Башкортстанның Салават шәһәрендә 13 мартка каршы төндә бер хатынны берничә кыз берьюлы кыйный. Вакыйга төнге клуб янында була. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Юлаев бульварында урнашкан төнге клуб янындагы хәлне шаһитлар күреп торган. Җәнҗалның сәбәбе әлегә билгеле түгел.

«Клуб янында күмәкләп кыйнадылар. Типкәләделәр, хатын җиргә егылгач та кыйнауны дәвам иттеләр. Ничек шулкадәр вәхши булырга мөмкин?» — дип шакката шаһитлар.

«Барып җиттек, кызлар күмәкләп сугыша», «Бу клуб янында сугыш еш була инде», — дип сөйлиләр.

Имгәнгән хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. «Биредә яшәүче хатын полициягә гариза язды. Ул үзен җитди имгәтүләре турында әйтте. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана», — дип аңлатканнар Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100