news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават шәһәрендә кафеда егет белән кызга пистолеттан атканнар

Салават шәһәрендә кафеда егет белән кызга пистолеттан атканнар

news_top
Салават шәһәрендә кафеда егет белән кызга пистолеттан атканнар

Башкортстанның Салават шәһәрендә 2 апрельгә каршы төндә фаҗига була. Кафеда ял итеп утырганда 26 яшьлек егеткә һәм аның 20 яшьлек дус кызына пистолеттан аталар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Яраланган егет белән кызны травматология пунктына китерәләр.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, яшьләр кафеда ял иткәндә 50 яшьлек ир-ат белән таныша. Алар бергәләп табын корып утыра. Шула чакта үзара талаша башлыйлар. 50 яшьлек ир-ат травматик пистолетын тартып чыгара һәм егет белән кызга ата. Алар яралана.

Пистолеттан атучы ир-ат кафедан чыгып китә. Аны кафе янында тоткарлыйлар. Бу кеше вакыйганың ничек килеп чыкканын аңлатып бирә алмый. Ул бик каты исерек була.

«Сәламәтлеккә зыян китерү факты буенча тикшерү бара. Шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип аңлаткан агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәрендәге бүлеге вәкиле Илмир Хәйбуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар