Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават шәһәрендә яшәүче ир-ат, шаурма ашагач, комага киткән

news_top_970_100

Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче ир-ат, шаурма ашаганнан соң, комага киткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

2023 елның апрелендә ир-ат кафеда шаурма ашый. Аннары хәле китә. Ир-атны ата-анасы критик халәттә таба, «ашыгыч ярдәм» чакыралар.

«Ир-атны шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә критик халәттә китерәләр – ул комада була. Пациентның бөерләре, бавыры, үпкәләре эшләми. Комадан чыккач, аны санавиация белән Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенә илтәләр. Биредә ул озак вакыт реанимациядә ята, аннары нефрология бүлегенә күчерәләр», – диелә хәбәрдә.

Ир-атның эшмәкәрләргә карата мораль компенсация таләп иткән дәгъвасы буенча Салават шәһәре суды чыгарган карарны Башкортстан Югары суды үз көчендә калдырган. Суд бу кешегә, мораль зыян өчен, шәхси эшмәкәрләрдән 800 мең сум түләттерү турында карар чыгарган, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100