Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават шәһәрендә 19 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп ташлаганнар

news_top_970_100
Салават шәһәрендә 19 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп ташлаганнар
https://api.bashinform.ru

Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек егет 19 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп ташлаган дип шикләнәләр. Җинаять кылганнан соң, егет мәрхүмә кыз исеменнән туганнары һәм якыннарына ике көн буена языша. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

10 июльгә каршы төндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлегенә 45 яшьлек хатын мөрәҗәгать итә, ул кызы югалуын әйтә. Әни кеше сүзләренчә, 19 яшьлек кыз 7 июльдә кич белән өйдән чыгып киткән. Ике көн буена кызы шалтыратмый, хәбәрләр генә яза, барысы да яхшы булуын әйтә. Имеш, ул Ишембай районында, егет белән танышкан һәм аның белән яшәргә тели. Аннары мондый хәбәрләр дә килми башлый. Әни кеше полициягә мөрәҗәгать итә.

Кызны эзләү барышында, оперативниклар аның социаль челтәрдә танышкан егетенең эзенә төшә. Егет белән кыз майдан бирле хат языша, фаҗига булган көнне алар очраша. 23 яшьлек егет башта кызның югалуына катнашы булуын кире кага, аннары үтерүен сөйләп бирә, мәетне яшергән урынын күрсәтә.

Тоткарланган егет сүзләренчә, 7 июльдә ул 19 яшьлек кызны машинасына утыртып алып китә, Стәрлетамак районындагы Новофедоровское авылына алып бара. Анда егет белән кыз талаша, егет кызга пычак кадый. Мәетне бистә тирәсендә генә куаклар арасына яшерә. Мәрхүмәнең телефонын ала һәм туганнары белән хәбәрләшеп тора. Аннары куркуга кала һәм телефонны да яшерә.

23 яшьлек егет тоткарланган, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100