Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Роберт Миңнуллинны искә ала: «Аңлата алмый торган мәхәббәтне аңлаткан кеше»

news_top_970_100
Салават Роберт Миңнуллинны искә ала: «Аңлата алмый торган мәхәббәтне аңлаткан кеше»
Фото: «Татар-информ» архивы

ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов традицион август концертларында Роберт Миңнуллины да искә ала. 1 август – халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган көне дә иде. «Аңа мәдхия булсын», – диде Салават Фәтхетдинов һәм үзенең репертуарындагы халык иң яраткан җырларның берсе булган «Әнкәйнең догалары»н башкарды.

Роберт абый беркайчан да алдашмады, үзенең сүзен әйтергә курыкмады. Шигырь язганда ул рифма эзләмәде, аның су сыман агылып барды җырлары. Урыны оҗмахтадыр дип уйлыйм. Әнкәйләргә аңлата алмый торган мәхәббәтне аңлаткан кеше ул. Әниләребезнең исәннәрен дә, киткәннәрен дә шушы җыр дәвамында гына искә төшереп алсак та, зыян булмас, – диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100