news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Ришат Төхвәтуллинның бүләге турында: «Моңлы кош, күзләре дә синекенә охшаган»

news_top
Салават Ришат Төхвәтуллинның бүләге турында: «Моңлы кош, күзләре дә синекенә охшаган»
Фото: видеодан скриншот

Ришат Төхвәтуллин туган ягы Карамалы-Гобәй авылында хәйрия концерты уздырган. Анда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та кайткан.

Яшь җырчы легендар сәхнәдәшен бүләксез калдыра алмаган.

Рәхмәт сезгә, Салават абый, тыңлап килдегез. Мин беләм, синең зоопаркың бар, андагы һәр хайванга артистларның исемен биреп чыктың.

Әле синең исемең юк.

Мин башта кәҗә бәтие бүләк итмәкче идем. Аңа Ришат дип кушамат бирсәгез, үземә ошамас дип уйладым. Шуңа күрә сезгә бу бүләкне сайладым. Исемен кем дип кушасын беләсез.

Сөбханалла, җанкисәккәем, бәләкәч страус. Телисеңме, теләмисеңме – моның исеме Ришат инде. Миндә ике кәҗә бар. Шулчаклы тавышлары ямьсез, «тозсыз» кычкыралар. Берсенең исеме Элвин Грей, икенчесе – Марат Яруллин. Бу инде моңлы кош.

Бик матур авыл төзеп куйдым, күңелем булсын дип. Мин авылдан киттем, авыл миннән китә алмый. Бу безнең зоопаркта иң кадерле кошларның берсе булыр. Аның күзләре дә синекенә охшаган.

«Страус электән моңлы кош булды инде күңелләрдә. Хәзер бу кошка иптәшкә «Алия»сен табарга кирәк инде», – дип җөпләп куя әңгәмәне алып баручы Айрат Ильясов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар