Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Ришат Фазлыйәхмәтовка: «Кунакка килсәң, ишеккә аягың белән тип»

news_top_970_100
Салават Ришат Фазлыйәхмәтовка: «Кунакка килсәң, ишеккә аягың белән тип»
Фото: Видеодан скриншот

Ришат Фазлыйәхмәтов, остазы Салават Фәтхетдиновның туган көне концертына баргач, сәхнәгә мунча себеркеләре бәйләме күтәреп менгән.

«Җәй көне Мари урманыннан үзем җыйдым, сезнең концертка килгәч бүләк итәрмен, дип. Чәй эчкәндә рәхәтләнеп чабынырсыз», – диде җырчы остазына.

«Миңа кунакка килсәң, ишеккә менә болай аягың белән тип (җырчы аягын күтәреп күрсәтә). Нишләп, ди? Ике кулыңда ике күчтәнәч булырга тиеш», – дип шаяртты Салават Фәтхетдинов.

Ә Ришат Фазлыйәхмәтов, бүләк сорап, тамашачыларына мөрәҗәгать иткән.

«17 февральдә сезне «Пирамида» концерт залында икебезнең уртак концертыбызда көтеп калабыз. Бүләк алып килергә җыенсагыз, ике кулыгызга тотып килегез. Берсе – Салават абыйга, икенчесе минем 35 яшьлек юбилеема булыр», – дип тә язып куйган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100