news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават районында ябалак бер баланың күзен чокып чыгарган

Су коенып кайтып килгәндә малайлар чирәм арасыннан ябалак баласы табып алган булган.

news_top
Салават районында ябалак бер баланың күзен чокып чыгарган
https://pixabay.com

Башкортстанның Салават районында шушы көннәрдә балаларга ябалак ташлана. Бу турыда «Йүрүзән» сайты язды.

Юныс авылында яшәүче малайлар елгага су коенырга бара. Өйгә кайтып барышлый алар чирәмдә ябалак баласы күрә. Малайларның берсе ябалак баласын кулына ала. Шул чакта ана ябалак килеп чыга һәм малайга ташлана.

Ябалак малайның күзенә һөҗүм итә. Малайны хастаханәгә китерәләр, тик күзне саклап калып булмый. Имгәнгән балага Уфада берничә операция ясаганнар.

Әлеге вакыйга турында «Башинформ» агентлыгы да хәбәр итте.

Белгечләр искәрткәнчә, балаларына куркыныч янаганда хайваннарның күбесе һөҗүмгә күчә. Ерткыч кош ябалак та нәни ябалак балаларын соңгы сулышына кадәр яклаячак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар