Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнехановтан балык шулпасы рецепты

news_top_970_100
Салават Миңнехановтан балык шулпасы рецепты
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Җырчы Салават Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсендә уха, ягъни балык шулпасы рецепты белән уртаклашкан.

Балык шулпасы өчен: балык (башы, койрыгы), 1 суган, 1 кишер, сельдерей, 7-8 түгәрәк борыч, бәрәңге, тоз, яшеллек.

Беренче эш итеп, балыкны пешерергә куярга, өресен җыярга, түгәрәк борыч салырга, 20 минут кайнатырга, аннары сөзәргә. Шулпага яшелчәләрне һәм тоз, пешеп чыгарга 5 минут кала, чистартылган балыкны салырга. Уха әзер булгач, петрушка, укроп, яшел суган салырга һәм, өстен каплап, 5 минутка калдырырга.

Тәмле булсын!

Видео Салават Миңнехановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100