«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Гаилә учагы» тапшыруы Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар гаиләсенә багышланды. Анда Гүзәлемнең әти-әнисе, сеңлесе Миләүшә белән кияүләре Альберт, Салаватның әнисе һәм аның ире Ирек абый, энесе Азамат һәм киленнәре Алия дә катнашты.
Тапшыруны алып баручы Салаватның энесе – өч кыз әтисе Азаматтан абыйлары белән мөнәсәбәтләре турында сорады.
«Үскән чакта күңелле иде, яшь арабыз 5 ел. Әни, мәдәният хезмәткәре буларак, гастрольдә йөри иде. Безгә эш кушып калдыра. «Олы абыегыз шуны эшли, Салават абыегыз – моны», – дип, миңа да ниндидер эш калдыра иде. Алар миннән өлкән булгач, мине «майлап», бөтен биремне миңа эшләтәләр иде. «Апаем, син эшлә инде, шоколадка бирәм», – дип эшләттеләр. Бүгенгә кадәр кайтармадылар әле «шоколадка»ларын, һаман күңелдә.
Бүгенге көндә без бик яхшы мөнәсәбәтләрдә, Аллага шөкер. Аралашабыз, бер-беребезгә кунакка йөрибез, төрле сораулар буенча киңәшләшәбез. Дус-тату яшибез», – дип сөйләде Салаватның энесе Азамат.