Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнехановларның мунчасы халыкны таң калдырган

news_top_970_100
Салават Миңнехановларның мунчасы халыкны таң калдырган
"Татар-информ" архивы

Җырчы, эшмәкәр Салават Миңнеханов төзелеп ята торган мунчасы белән виртуаль дусларын таныштырган. Дөресрәге, булачак мунчасының интерьерын күрсәткән.

«Күпләр мунчабызның төзелеше белән кызыксына. Тәк менә! Әлегә без интерьер өстендә эшлибез, газ өчен проектка заказ бирдек, җылылык кертергә кирәк-яраклар, мич, казан сатып алдык. Дөресен генә әйткәндә, беркая да ашыкмыйм, әкрен генә, җай белән, мөмкинлекләрдән чыгып селкенәбез. Ни дисәң дә, хыялдагы мунча ясыйсы килә.

Сүз уңаеннан, йә ничек сезгә интерьер? Күп кенә дизайнерларга мөрәҗәгать иттек. Ләкин бөтенесе арасыннан безнең теләкләрне истә тотып эшләргә риза булучы берәү генә табылды. Архитектор-дизайнер Әнвәр», – дип язган Салават социаль челтәрдә.

Мунчаның интерьерын күреп, халык «аһ» иткән. «Бу бит могҗиза! Бу бит әкият! Искиткеч матур! Барысы да сез уйлаганча килеп чыксын. Рәхәтен күрергә язсын», «Бу мунча түгел, Салават. Җәннәт бакчасы. Бәхеттә яшәгез», «Хан мунчасы кебек. «Великолепный век» сериалын хәтерләтә», «Бу мунчада яшәргә дә була», «Шә-ә-әп! Куанычы булсын», «Юынырга куркып утыра торган була бу», – дип хозурланганнар Салаватның дуслары.  

«Мин әле сезнең теге бармак куеп кына ачыла торган ишекләрегездән тәэсирләнеп йөри идем», – дип язып куйган берәү, Салаватларның күптән түгел генә куйдырган заманча ишеген искә алып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100