Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнехановның әнисен котларга Азнакай районы башлыгы килгән

news_top_970_100
Салават Миңнехановның әнисен котларга Азнакай районы башлыгы килгән
Гүзәлемнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Салават Миңнехановның әнисе Зөлхия Гимазетдин кызы бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Бу хакта Салават һәм Гүзәлем социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, мәдәният өлкәсендә күп тырышлык куйдың. Син – республикабызның милли-мәдәни тормышына үзеңнән зур өлеш керткән шәхес. Бик зур рәхмәт сиңа, әниебез. Яшәү дәртеңне сүндермичә, балаларың һәм оныкларың бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә озын гомер кичерергә язсын!» – дип котлаган Салават.

Зөлхия ханымны котларга килүчеләр арасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да бар. Ул юбилярга чәчәк бәйләме һәм картина бүләк итте.

«Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Матур юбилей. Барысы өчен дә рәхмәт. Сез – мәдәниятне күтәргән кеше, гомер буе шул өлкәдә. Халык һәм җитәкчеләр белән күпме бәйрәмнәр, чаралар үткәрелгән. Улларыгыз, балаларыгыз... Салават – Гүзәлем, аларны бөтен татар халкы ярата. Без һәрвакыт алар белән горурланабыз, мактанабыз. Алар бит үзләре дә «без Азнакайныкы» диләр. Бишмунчаныкы (Гүзәлемнең туган авылы) дип әйтмиләр», – дип керә-керешкә юбилярны котлый район башлыгы.

«Сезнең белән эшләргә насыйп булмады, җитәкче буларак», – ди юбиляр.

«Һаман эшлибез бит әле, бергә эшлибез», – ди Марсель Шәйдуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100