Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнехановның абыйсы өйләнгән

news_top_970_100
Салават Миңнехановның абыйсы өйләнгән
Фото: «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Гаилә учагы» тапшыруы видеосыннан скриншот

Салават Миңнехановларның гаиләсендә куанычлы вакыйга. Аның бертуган абыйсы өйләнгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Миңнехановлар 3 бертуган – Эдуард, Салават һәм Азамат. Салават белән Гүзәлем Мәдинә исемле кыз тәрбияли, ә энеләре Азамат гаиләсендә 3 кыз үсә. Хәзер инде абыйлары Эдуард та гаиләле булган.

Салават яшь гаиләнең торт кискән фотосын күрсәтте. «Эдуард абыем һәм Рәзинә җиңги, котлыйм сезне. Бәхетле булыгыз», – дип котлаган артист туганын.

Социаль челтәрдәге мәгълүматларга караганда, кәләш – эшмәкәр, даруханәләр челтәре, медицина үзәге хуҗасы.

«Яңа мөнәсәбәтләрдә мин иске сценарий буенча яшәвемне дәвам иттем. Беренче урында бизнес, аннары – балалар, сеңлем һәм ничәнчедер урында – мөнәсәбәтләр. Әмма болай булмый», – дип язган кәләш, тормышында җитди карар кабул итүенә ишарә ясап.

Фото: Салават Миңнехановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100