Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов, хатыны шалтыратканда, телефонын алмый башлаган

news_top_970_100
Салават Миңнеханов, хатыны шалтыратканда, телефонын алмый башлаган
Фото "Татар-информ" архивыннан

«Беләм, тоям: һәркемнең күңелендә авыр, билгесезлек. Ләкин паникага бирелмик, барысы да Аллаһ кулында. Кәефләрне әз генә булса да күтәрим әле», – дип язган җырчы Гүзәлем Телеграм каналында.

Шулай итеп, ул ире Салават Миңнеханов белән бергә төшергән видео куйган.

Видеода күренгәнчә, Салават кулын болгап кемнедер озата, шул вакытта Гүзәлем килә:

– Син нишләп телефонны алмыйсың? Шалтыратам-шалтыратам, язам-язам, алмыйсың?

– Миңа шалтыраткан кеше юк…

– Менә шалтыратам, алмыйсың бит. Син мине блокировкаладыңмы әллә?

– Синнән бит гел спам килә. Телефонга акча сал, картага акча сал, мин кафеда утырам, миңа тун сатып ал, яңа сумка… Яңа айфон чыккан, алырга кирәк.

– Спам түгел бит ул. Мин язам.

– Сөбханалла, синдә аппетит. Булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Минем ул кадәр акчам юк.

– Бар синең акчаң, мин картаңнан карадым. Бар анда.

– Күрәсең, мине «взломали»

– Тукта инде, матурым. Ул бит мин инде.

Чыннан да, видео иҗади гаиләнең виртуаль дусларының кәефен күтәргән.

«Тормышта да шулаймы сез? Матурлар, сөйкемлеләр. Бик яратам икегезне дә. Салават бөтенләй кызык уйный»;

«Салават, син җырчы булмасаң, синнән яхшы актер чыгар иде. Җаның, тәнең, бөтен мимикаларың белән уйныйсың»;

«Әлбәттә. Хатын ирнең күпме акчасы булганын белергә тиеш», – дип комментарийлар калдырган видеоны караучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100