news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов хатынының әнисенә: «Балык кебек дәшмәвеңне телим»

news_top
Салават Миңнеханов хатынының әнисенә: «Балык кебек дәшмәвеңне телим»
"Татар-информ" архивы

Салават Миңнеханов кызыклы видео куеп, язылучыларының күңелен күтәргән.

Видеода күренгәнчә, ул әби-бабасы (хатынының әти-әнисе) янына кунакка кайта. Җырчы әбисенә күчтәнәчләрен тапшыра: «Әби, 500 сумлык уылдык, ысланган скумбрия – нинди майлы, тозлы кызыл балык – тәмле. Барысы да синең өчен», – ди ул.

«Балык көнемени бүген?» – ди әбисе, аптырап.

«Мин синең балык кебек дәшмәвеңне телим», – ди Салават.

Әбисенең йөзе үзгәрә.

Җырчының язылучылары аның өчен борчылып та куйган. «Салават! Син исәнме?», «Берәр хәл булса, 112 номерын җый», «Хәзер үзең балык кебек дәшмисеңдер инде», – дип комментарий калдырган видеоны караучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар