Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов, хатыны куып чыгара калса, кайда яшәячәген әйтте

news_top_970_100
Салават Миңнеханов, хатыны куып чыгара калса, кайда яшәячәген әйтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Салават Миңнеханов алай-болай хатыны куып чыгара калса яшәп торырлык мунча сала. Җырчы социаль челтәрләрдәге дусларына үзе шулай дип сөйләгән.

«Менә архитектор чакырдым әле, дуслар. Ул төп бурыч нинди дип сорагач: „Хатын куып чыгара калса, бер ун көн яшәп торырлык яхшы, уңайлы шартлар булсын,  — дидем“,  — дигән  Салават.

Салават Миңнехановның виртуаль дуслары артистның шаяртырга яратканын белә инде. Ләкин бу юлы юморны аңлап бетермәүчеләр дә булган.
«Мондый видеолар куюны урынлы дип саныйсыңмы? Кешеләр һәлак була, ә сез контент ясап ятасыз»;
«Дингә, иманга килгән кеше мондый сүзләрне шаярып та әйтергә тиеш түгел. Имин, матур, җылы мунча төзибез дип әйтергә иде. Бөтен җирдә пропагандагыз мөселманча бит»;
«Бер дә матур шаярту түгел инде»,  — дип комментарийлар калдырганнар.
«Безнең дә террасалы мунчабыз бар. Ирем шул урынны үлеп ярата. Быел әле телевизор куеп, шунда күченәм дип куркыта», — дип тә язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100