Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов хатыны Гүзәлемнең савап эшләгәнен машинада көтеп утыра

news_top_970_100
Салават Миңнеханов хатыны Гүзәлемнең савап эшләгәнен машинада көтеп утыра
"Татар-информ" архивы

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем гаиләсенә социаль челтәрдә утыручылар сокланып карый. Чираттагы видеоны да «бер-береңнән канәгать булып яшәү зур бәхет инде ул», «сокланабыз», «кызык сезнең белән» дип кабул иткән алар.

Видеода күренгәнчә, Салават машинасына ягулык салу өчен заправкага туктаган. Ул машинада утыра, ә Гүзәлем бензин сала һәм кассага барып түләп тә килә. 

Ә Салават машинада утыра. «Менә, дуслар, нинди бәхет. Үзең машинада утырасың, ә хатын бензин сала. Миңа 95 маркалы бензин. Менә хатыннар шундый булырга тиеш», дип Гүзәлемгә түләү өчен картасын уза. Ә Гүзәлем түләп тә өлгергән икән.

«Менә, матурым, савап эшләдең, молодец. Сиңа бер савап, бонус», – ди җырчы янына кереп утырган хатынына.

«Ире хатынына андый эшләр башкартуы көлке түгел. Әллә минем юмор хисем юк микән», дип аптыраган бер ханым.

«Үзең бабай булгач нишлисең инде. Карт бит син», дип тә төрттерүче табылган.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100