Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов улына исем сайлап куйган

news_top_970_100
Салават Миңнеханов улына исем сайлап куйган
"Татар-информ" архивы

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем «Татарстан – Яңа гасыр» каналында кунак булган. Тапшыруны алып баручы Айваз Садыйров белән Әдилә Сәфәрова аларга тамашачылардан килгән сорауларны биргән.

«Мәдинә үсеп җитте инде, ә кайчан яңа герой барлыкка киләчәк?» – дигән сорауны укыды Айваз Садыйров.

«Аллаһтан сау-сәламәт балалар бирсен, картайган көндә безгә терәк булсыннар, дип сорыйбыз инде. Аллаһтан  гына тора», – дип җавап бирде Салават Миңнеханов.

«Мәдинәгә быел 4 яшь тулды инде. Без планлаштырабыз, Мәдинәгә иптәш алып кайтырга ният бар. Кичә әтисе яңа уенчык алган – коляска, анда ике малай. Шуларга исем куштылар», – дип сүзгә кушылды Гүзәлем.

«Берсе Ибраһим, икенчесе Габдулла. Шулар белән «Габдулла, Ибраһим дип төне буе уйнап» йоклыйбыз инде», – диде Салават.

«Габдулла белән Ибраһимны көтәбез инде», – диде Гүзәлем.

«Икесе дә берьюлы була ала бит. Аннары ИлСафның «берсе – ай, икенчесе – кояш» җырын җырлыйсыз инде», – дип, Айваз Садыйров иҗади гаиләгә игезәк балалар теләде.

Видеоны караучыларның күпчелеге Ибраһим исемен ошаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100