Салават Миңнеханов бик кыен һәм шактый сәер хәлгә юлыккан. Җырчы сөйләвенчә, ул күршесенең тавык кетәклеген карарга кереп, аннан тавык бете йоктырып чыккан.
«Күршеләргә кергән идем. Өйгә кайттым да, карыйм – бөтен киемемдә тавык бете. Хәзер махсус хезмәтләр чакырдым... Өйне агулыйлар. Күрше кетәклегенә экскурсия миңа 10 мең сумга төште», – дип сөйли ул әлеге хәл турында.
Әлеге компания җырчының йортын бөҗәкләрне бетерә торган махсус сыеклык белән эшкәртеп чыккан.
«Мин ул бетләр белән өйгә кердем. Алар хәзер бөтен җирдә булырга мөмкин. Шуңа да беренче катын агуладык. Икенче катка менеп җитмәгәннәрдер дип өметләнәм.
Менә шулай, дуслар. Мондый хәл бөтен кеше белән дә булырга мөмкин. Шуңа күрә сезне хуҗалыкларын яки тавык кетәклекләрен карарга чакыралар икән, иң яхшысы – баш тарту. Тавык күргәнегез бардыр», – дип нәтиҗә ясаган Салават.
«Интертат» «тавык бете» (тавык талпаны – куриный клещ) турында мәгълүмат туплады. Булган мәгълүматлардан чыгып, бу тавык бете түгел, гадәти кандаладыр дип уйларга нигез бар, чөнки, тавык бете фатирларда яши, дигән мәгълүмат тапмадык.
Дерманиссиоз (Dermanyssus gallinae, дерматит клеща домашней птицы) — тавык бете (талпаны) – ярты миллиметрдан 0.8 миллиметрга кадәрге зурлыктагы талпан. Ул гадәттә Россиянең көньяк өлкәләрендә таралган, кетәклекләрдә, кыргый кош ояларында яши, гадәттә көндез качып яши, төнлә кошларның канын эчә. Шәһәрдә күгәрчен ояларында була. Кошлар белән эшләгән кешеләрне дә тешләргә мөмкин, дигән. Тавыклар бетләгән икәнен аларның тынычсыз булуыннан, йомырканы аз сала башлауларыннан ачыкларга мөмкин. Алар күзгә күренә, шуңа да кетәклекне фонарь белән карап, аларны күрергә була. Шулай ук кошларны карап та алардагы талпаннарны күрергә була – мәсәлән, кикрикләре янында тешләнгән эзләр була.
Кошлар тузанда коенып, шушы бетләрдән котыла. Бетләгән очракта, иң гади ысул – аларга тузанда коену урыны булдырырга һәм шунда гадәти агач көле салырга кирәк.
Тавык бете кошлардан башка яши алмый, ягъни фатирда, кеше тәнендә яшәми. Ул бик нык дымлы булганда, шулай ук кеше читлектә кош асраган очракта гына фатирда яши ала. Кеше тәнендә яшәми, чөнки кеше тәне температурасы кошлар температурасыннан түбәнрәк. Әмма кошлардан күчкән тавык бете кешене тешләргә мөмкин, хәтта колак тишегенә кереп, отит барлыкка китерергә, борынга кереп, үпкә акариазы дигән тын кысылу авыруы, сидек юлына кереп, уринар акариаз дигән чирләр китереп чыгарырга мөмкин, диелгән.