Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов суыткычында ниләр булуын күрсәткән

news_top_970_100
Салават Миңнеханов суыткычында ниләр булуын күрсәткән
"Татар-информ" архивы

Җырчы Салават Миңнеханов һич кенә дә эшләргә ярамый торган бер начар эш эшләгән дә, аны видеога төшереп,социаль челтәрләргә куйган.  Сәхнәдәше Ләйсән Гыймаева әлеге видеоны карагач: «Гүзәлем, мин булсам бәреп үтерер идем берәүне», – дип Гүзәлемгә атап комментарий калдырган. Салаватның нинди куркыныч эш эшләгәне менә шушы комментарийдан да аңлашыладыр.  

«Эксклюзив. Мин моны башка беркайчан да эшләмәячәкмен», – дип язып, өйләрендәге суыткычның эчендә ниләр булганны җырчы үзенең 135 меңлек аудиториясенә күрсәткән.

Миннән суыткычыңда ниләр бар дип сорыйсыз. Сөт, майонез, майонез, майонез, балалар сөте, борщ, аның өстендә каткан шоколад, 28 cумлык кайнатма, 1989 елдан бирле тора ахры, тунец, ат казылыгы, финик, йомырка, яшеллек, май (әле ул анда юктыр, ә бар икән), чөгендер. Ә менә бу өске киштәдә нәрсә барлыгын беркем дә белми. Мондагы әйберләрне куйганга 10 еллап бардыр. Менә шулай яшибез», – дигән шаян Салават.  

Күршеләре Гөлназ Гафурова яшел үләннәрне «акыллы суыткыч»ка куярга, ә сөтне махсус савытта сакларга киңәш иткән. Пластик шешәләрнең зарары турында да язган. «Инде йоклый алмам, суыткычны җентекләп күрсәттең», – дигән ул аңа. Салават Миннеханов Гөлназ Гафуровага да суыткычын кереп төшерү белән «янап» алган. 

«Майонез, майонез, майонез», – дип көлгән Дилә Нигъмәтуллина. «Ә беренче, икенче ризыклар кайда? Синең хатының бөтенләй ашарга пешермиме әллә?» – дип кызыксынган кайберәүләр.

«Сезне еш карый башладык. Ничек бар – шулай күрсәтәсез. Үзебез яратабыз тәртипне, әмма бездә дә мондый хәлләр булгалый», – дигәннәр. Иң кызыгы, комментарийлардан күренгәнчә, Салават Миннехановлардагы кебек беркем ашамый торган, әмма кагылырга ярамаган кайнатма һәм салатлар тезелгән киштәнең һәр икенче йортта булуы ачыкланган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100