Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов ни өчен мәрхүмнәрнең кабер ташына фотосурәт куярга ярамавын аңлаткан

news_top_970_100
Салават Миңнеханов ни өчен мәрхүмнәрнең кабер ташына фотосурәт куярга ярамавын аңлаткан

Салават Миннеханов социаль челтәрләрдә ни өчен мәрхүмнәрнең кабер ташына фотосурәт куярга ярамавы турында сөйләгән. 

Күпләр үзләренең якыннарының каберләренә фотосурәт белән кабер ташы куя. Мәрхүмне онытмас өчендер инде бу. Әмма бу без - исәннәрнең теләге. Бер генә хәзрәт тә сезгә мәрхүмнәрнең кабер ташына фотография куярга ярый дигән сүз әйтмәячәк.

Кыямәт көнен мәрхүмнәр каберләрендә көтә. Әмма алар өчен күпме генә дога, Гомрә, Хаҗ кылмыйк, мәрхүмнең кабер ташында фотосурәт бар икән, догалар барып җитмәскә мөмкин. Чөнки сурәт булган урынга фәрештәләр килми.

Әлбәттә, кабер ташларына фотосурәт куйган кешеләр минем белән килешмәскә мөмкин, чөнки алар өчен күп акчалар сарыф ителгән.  Әмма якыннарыгызның якты, иркен, җылы кабердә ятуларын, аларның гөнаһлары кичерелүен теләсәгез, кабер ташларыннан фотоларны алып ташлагыз. Якыннарыгыз өчен доганы елы җиткәндә генә түгел, көн саен кылыгыз. Ышаныгыз, алар бездән дога өмет итә», - дигән ул.

Салават Миннеханов белән Гүзәлем Мәккәдә изге хаҗ сәфәрендә булып кайтты. Җырчы Мәккәдәге пәйгамбәребез мәчете янәшәсендәге зиратны күрсәтеп, әлеге постына мисал да китергән. Мәккә зиратында бөтен каберләр дә бертигез, бер-берсеннән тамчы да аерылмый, хәтта чардуганнары да юк. Кабер өстенә кечкенә таш кына бастырып куйганнар. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 июль 2022
    Исемсез
    Кабер ташына сүрәт куярга ярый , аның зыяны юк , чөнки без телефон , компьютер , телевизор заманында яшибез , ә менә , 70 - 80 ел элек бакыйлыкка күчкән әрвахләрнең сүрәтен баш очында 9 майда күтәреп йөрү куркыныч.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100