news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов мошенниклар корбаны булган

news_top
Салават Миңнеханов мошенниклар корбаны булган
видеодан скриншот

Җырчы Салават Миңнеханов мошенниклар тозагына эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйләгән. Ә менә югалткан акчаларының төгәл суммасын әйтмәгән, язылучыларының үзләренә чамаларга кушкан.

«Кайчан да булса мошенниклар тозагына эләгермен, дип уйламаган идем. Чөнки мин бик сак һәм супер игътибарлы кеше. Кызганычка, эләктем һәм бер генә тапкыр да түгел.

Мин аңладым – бу чыгасы акчалар булгандыр… Ничек уйлыйсыз, мошенниклар аркасында мин күпме акчамнан колак кактым? 1, 2 яки 3 миллион?» – дип сораган ул.

Хәбәре күңелсез булса да, Салават пост янына шаян видео куйган. Язылучылары исә аның актерлык осталыгына сокланганнар. Сез дә карагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар