news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең кызы Мәдинә энесен сүрәләр укып йоклата

news_top
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең кызы Мәдинә энесен сүрәләр укып йоклата
социаль челтәрләр

Ислам дине кануннары буенча яшәүче гаилә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларның кечкенә кызлары Мәдинә дә догалар белә икән. Гүзәлем сторисларына шундый самими видео куйды. Анда Мәдинә нәни энесе Ибраһимга сүрәләр көйли. Сүрәләрне бик матур итеп суза.

«Мәдинә Ибраһимның йокысы тыныч булсын, тәмле төшләр керсен өчен дога укый», – дип яза Гүзәлем видео янында.

Миңнехановлар узган ел ахырында икенче тапкыр әти-әни, ә Мәдинә апа булды. Бәбигә Ибраһим дип исем куштылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар