Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнән әниләргә багышланган яңа җыр

news_top_970_100
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнән әниләргә багышланган яңа җыр
"Татар-информ" архивы

Җырчы гаилә барлык әниләргә багышлап яңа җыр яздырган. Бу турыда социаль челтәрдәге аккаунтларында Салават та, Гүзәлем дә хәбәр иткәннәр.

«Әниләребезгә багышлап. Җыр ошаса, сездән – лайклар һәм әниләребез белән шушы җырга төшерелгән матур видеолар көтәбез.

Җыр бөтен музыкаль мәйданнарда. «Әнием». Айнур Сабирҗанов көе, Нәфисә Вафина сүзләре, Рәфис Камалов аранжировкасы», – дип язган җырчы гаилә.

«Искиткеч матур», «Нинди җылы җыр», «Әниләрегез исән чакта аларның кадерләрен белегез. Бик яратам сезнең гаиләне», – дип язганнар аларның виртуаль дуслары.

Әйтергә кирәк, җыр фонында куелган фотода – Салават та, Гүзәлем дә үз әниләре белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100