Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем беренче тапкыр кызларының балалар бакчасында «Яңа ел бәйрәме»ндә булган. Алар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә «утренник»тан фотолар һәм видеолар белән уртаклашкан.
Нәни Мәдинә биеде дә, шигырь дә сөйләде. Иҗади гаилә кызларының һәм башка балаларның да чыгышларын «текә», «молодец», «супер» дип шәрехләп бара.
Артистларның язылучылары да Мәдинәгә соклану сүзләре язган. «Мәдинә – әтисе кызы, күз тимәсен», «Мәдинә шигырен дә ялт итеп сөйләде», «Мәдинә бигрәк молодец», «Гүзәлем белән Салават шулкадәр охшаш, Мәдинәнең кемгә охшаганын да әйтеп булмый», – дип комментарийлар калдырганнар.