Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнәрдә чираттагы купшы бәйрәм узган

news_top_970_100
Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнәрдә чираттагы купшы бәйрәм узган
https://vk.com/gimaeva_bairamov?z=photo-25173376_457239704%2Fwall-25173376_7481

Иҗади гаиләнең еш кына бәйрәмнәр үткәрергә яратуы инде мәгълүм. Яңа җырларының премьерасын тәкъдим итү кичәсе булсынмы ул, берәр сәүдә үзәгендә Гүзәлемнең яулыклар кибете ачылышымы, яисә гаиләләрендә берәрсенең гомер бәйрәмеме... Бу юлы Миңнехановлар кечкенә кызлары Мәдинәнең 4 яшьлеген зурдан кубып билгеләп үткәннәр.

«Мәдинәбезгә 4 яшь тулды, сөбханалла. Балаларыбыз сау-сәламәт булып, тәүфыйкле, акыллы, безгә терәк булып, куанычлар гына китерсеннәр. Бәхетле бул, кызыбыз», – дип язган Гүзәлем Телеграм каналында һәм туган көннең күңелле мизгелләре белән уртаклашып, видео урнаштырган.

Бәйрәм «Холодное сердце» мультфильмы стилендә узган. Әлеге фильмның персонажлары үзләре нәни Мәдинәне котлаганнар, уеннар уйнатканнар. Фотозона да, торт та шушы ук темага багышланган булган, Мәдинәнең кигән күлмәге дә мультфильмга туры килеп торган.

Якыннары, туганнарыннан тыш, бәйрәмгә Миңнехановларның гаилә дуслары, хезмәттәшләре Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева да кечкенә кызлары Зәйнәп белән килгәннәр. «Шундый матур бәйрәмдә булдык... Фотолар монда истәлеккә калсын. Рәхмәт чакыруыгыз өчен. Исәнлектә-саулыкта, тигезлектә яшәргә язсын сезгә! Мәдинә бәхетле булып үссен!» – дип язып куйган җырчы Ләйсән Гыймаева «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә.

Мондый изге теләкләрне Гүзәлемнең Телеграм-дуслары да биһисап күп җиткергәннәр. Миңнехановлар гаиләсенә соклануларын белдергәннәр. «Вәт бу ичмасам бәйрәм!», «Сөбханалла!», «Искиткеч!», «Супер!» – дип язучылар булган.

Фотолар: https://vk.com/gimaeva_bairamov

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Мин әти-әнигә Г.Тукайның "Кышкы кич"шигырен укырга киңәш итәм һәм иман ныклыгы телим
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100