news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Миннеханов белән Гүзәлем ерак сәфәргә җыена

news_top
Салават Миннеханов белән Гүзәлем ерак сәфәргә җыена

Җырчы Салават Миннеханов белән Гүзәлем хаҗ сәфәренә китәчәк. Шатлыклы хәбәрне җырчылар үзләренең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә җиткерде. 

«Күпләр дөрес аңлаган. Без хаҗга җыенабыз. Бүген килешүгә кул куйдык. Махсус әдәбият, букча, сумкаларны алдык. Әзерләнәбез һәм дулкынланып көтәбез. 30 июньгә очабыз. Салават үзенең ихрамын (хаҗ кылучы ир-атлар өчен бирелә торган махсус кием) алды инде» – дип язган Гүзәлем, фотолар урнаштырып. 

Язылучылары Салават белән Гүзәлемгә хәерле, имин юллар тели. «Сездән ак көнләшү белән көнләшәбез. Сез бик бәхетле. Кабул була торган хаҗлар булсын», – дигән сәхнәдәшләре Рамил Хәйретдинов. «Тәбрикләр. Кәгъбәтуллага карап кына торсаң да саваплы буласың. Исән-са йөреп кайтырга насыйп булсын, мине дә зәмзәм суы белән сыйларсың», «Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын», «Безнең өчен дә дога кылыгыз», – дигән комментарийлар да бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар