Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зур йөрәкле кешеләр» – Салават Миңнеханов белән Гүзәлем мохтаҗларны ашаткан

news_top_970_100
«Зур йөрәкле кешеләр» – Салават Миңнеханов белән Гүзәлем мохтаҗларны ашаткан
Салават Камалетдинов

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Казанда «Кеше приюты»нда мохтаҗларны ашатуда катнашкан. Бирегә йортсыз, акчасыз, туганнарсыз калган кешеләр килә. Монда алар җылы ризык ашый, биредә үк яшәүчеләр дә бар.

«Монда аларга үзебез теләсә кайсы вакытта утырып ашарлык ризык бирәбез, чөнки бирегә кешеләр килә. Аларга кешечә мөнәсәбәт булырга тиеш. Киләчәктә мохтаҗлар яши торган бүлмәләрдә уңайлыклар тудырырга телибез», –дип сөйли бу эшне оештыручы.

Видеода күренгәнчә, Гүзәлем тары боткасы салып биреп тора, ә Салават Миңнеханов чәй ясый.

«Әнисе, мондый ботканы өйдә дә пешерергә кирәк әле», – ди Салават. Аның белән хатыны Гүзәлем дә килешә.

 

Фото: © Гүзәлемнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аннары артистлар боткадан авыз итеп карый. «Бик тәмле, өйдә пешергән кебек, тәмле исе дә таралып өлгерде», – ди Салават.

Шулай ук җырчылар мохтаҗлар яши торган шартларны да күрсәтте.

Халык артистларның бу гамәлен хуплаган, «Кеше приюты»на ярдәм итәргә килергә теләк белдергәннәр.

«Менә шундый видеоларны ешрак куярга кирәк, чит илдә ял итеп йөргәнне генә түгел. Авырлык күреп яшәүче кешеләрнең хәлен җиңеләйтер өчен»;

«Йөрәгегез зур. Үзегез өчен дә тырышасыз, кешеләрне дә онытмыйсыз»;

«Дөньяда битараф булмаган кешеләр күбрәк булсын иде»;

«Күземә күренәме, дип торам. Нинди зур йөрәкле кешеләр сез. Барысына да үрнәк», – дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 февраль 2023
    Исемсез
    Яратам шуларны, икесендэ. Сау-сэламэт булсыннар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100