Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов: «Баҗайга эләгә инде»

news_top_970_100
Салават Миңнеханов: «Баҗайга эләгә инде»
Фото: "Татар-информ" архивы

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Гаилә учагы» тапшыруы Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар гаиләсенә, аларның якыннарына багышланды. Чәй табыны артында Гүзәлемнең сеңлесе Миләүшә белән ире Альберт та бар иде.

Алып баручы «ике баҗай килешеп бетәме» дип сорады.

«Иң яхшы баҗай минеке, иң яхшы», – дип әйтте Салават турында баҗае Альберт.

«Альберт баҗай турында мин дә әйтим инде. Бабай (Гүзәлемнең әтисе) сөйләп китте бит инде. «Нидер эшләргә дип шалтыратасың, Альберт кияү шунда ук килеп җитә, Салават та… ым яхшы кияү», – диде ул. Бабай шулайрак борды, маладис ул. Альберт баҗайга эләгә инде.

Берничә тапкыр әйткәнем бар. Үз гомеремдә 2 тапкыр еладым: берсе кызым Мәдинә тугач, икенчесе Бишмунча авылына кайткач, анда 56 сутый бәрәңге күмәргә туры килде. Андагы бөтен эш баҗайга эләгә.

Мунчаны проектлаганда мин егетләргә сразу әйттем, баҗайның фотосын күрсәттем. Баҗай 3 метрлы, 100 кг авырлыкта. Ләүкә аны тотарлык уңайлы булсын. Ул сауна да синең өчен ясалган», – дип уенын-чынын кушып, табын артындагыларны көлдереп алды Салават.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100