Җырчы Салават Миңнеханов социаль челтәргә әти-әнисенең яшь чактагы фотосын куйган.
«Бүген әтигә 81 яшь тулган булыр иде. Әтинең урыны җәннәттә булсын, каберләре киң һәм якты булсын», – дип язган ул.
Җырчының виртуаль дуслары да «урыны оҗмахта булсын», «рухы шат булсын» дигән теләкләрен язып калдырган.
«Салават әтисенә охшаган икән», «Тормыш дәвам итә. Нинди батыр уллар бүләк иткән әтиегез һәм әниегез», дип сокланган язылучылар.
«81 яшь?» – дип аптыраган берәү.