Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов әнисенең яңа никахы турында: «Алар «гостевой брак» белән яши»

news_top_970_100
Салават Миңнеханов әнисенең яңа никахы турында: «Алар «гостевой брак» белән яши»
Фото: Гүзәлемнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар кунак булды. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова Салаваттан әнисенең кабат кияүгә чыгуы турында сөйләвен сорады.

«Бервакыт әни: «Мин Төркиягә барам», – ди. «Кем белән барасың?» – дип сорагач, «менә Казаннан Ирек абыең белән таныштым», – ди.

«Тәк, танышыйк», – дидем. Туганнар җыелыштык, Ирек абыйга «допрос» ясадык. «Каядыр барырга җыенасыз икән, никах укытасыз. Аннары кая телисез шунда барасыз», – дидек.

«Сез рольләрне алышкансыз. Гадәттә, әти-әниләр балаларына шулай әйтә», – диде алып баручы.

«Мондый очракта әни кеше балалары белән киңәшләшергә тиеш. Безнең Ирек абый – «боевой» кеше, ничә ел бергә яшиләр. Әни бәхетле, яшәреп китте. Без дә әни һәм Ирек абый өчен шатбыз. Ирек абыйның да хатыны чирләп, китеп барган. Язмышлары охшаш. Икесе дә иҗади кешеләр.

Әни Азнакайда яши, эшли. Ирек абый Казанда яши һәм эшли. Алар бер-берсенә кунакка йөри. Аларның «гостевой брак». Ирек абыйны эшеннән җибәрмиләр. Ул – Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы рәисе. Әни үз эшләрен алып бара. Алар атна саен тегендә-монда йөриләр», – дип сөйләде ул.

Бу хакта Салават Миңнеханов «ТНВ» каналы видеосында 32.36 минутта сөйли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100