Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов, 10 ел очрашып йөргән кызы булган килеш, Гүзәлемгә тәкъдим ясаган

news_top_970_100
Салават Миңнеханов, 10 ел очрашып йөргән кызы булган килеш, Гүзәлемгә тәкъдим ясаган
Фото: Видеодан скриншот

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар кунак булды. Тапшыруның алып баручы Лилия Кадыйрова Салават белән Гүзәлемнең мәхәббәт тарихы белән кызыксынды.

«Гүзәлем Әлмәт мәдәният идарәсендә эшли иде, мин – Азнакайда. Бер чарада очраштык, танышып-сөйләшеп киттек. Аның әти-әнисен беләм, әбиләре дә – мәгариф өлкәсендә. Билгеле гаилә.

Мисырга клип төшерергә бергә бардык. 9 көндә бик затлы 2 клип төшердек. Без анда йокламадык та, эшләдек тә эшләдек. Шунда мин беренче тапкыр Гүзәлемә игътибар иттем, матурлыгына, кыяфәтенә түгел, ә аның эшләвенә, танк сыман, куелган максатка баруына. Анда үз әниемнең максатчанлыгын күрдем. Карале, бу бит – ут, дип уйладым.

Берсендә Казаннан Әлмәт аша Азнакайга кайтканда, Гүзәлемгә «әйдә никах ясыйк» дип тәкъдим иттем. Очрашып йөрмәгән килеш. Моңа кадәр минем 10 ел очрашып йөргән кызым бар иде. Мин аңа берничә тапкыр тәкъдим ясаган идем, әмма кабул итмәде. Мин анда да «ризалашмыйсың, вакыт бара, яшь бара» дип әйткән идем.

Гүзәлем, миңа берничә сәгатьтән, мин Азнакайга кайткач, шалтырата. «Салават, мин әти-әни белән сөйләштем, алар риза. Мин әле аңлап та бетермәдем. Шунда минем беренче тапкыр йөрәгем авыртты, куркудан», – дип сөйләде ул.

«Син тәкъдимне чынлап ясаган идеңме соң? Ул вакытта очрашып йөргән кызың да булгач...» – дип сорады алып баручы.

«Булса була, булмаса – юк» дип уйладым. Мин – берничә тапкыр тәкъдим ясаган кеше. Мин «юк» дигән җавапка да әзер идем. Минем «юк» дигән сүзне ишеткән бар бит инде. Икенче көнне мин үзем генә кул сорарга бардым. Берничә көннән рәсми төстә әти-әни белән, берничәдә атнадан никах булды, 2 атнадан – туй. Шулкадәр тиз булды. Аннары берникадәр вакыттан соң, мин Гүзәлемгә бөтен мәгънәсе белән гашыйк булдым. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен туйдан соң гына аңладым», – дип гаилә серен ачты Салават.

Салават Миңнеханов Гүзәлемгә карата мәхәббәте турында «ТНВ» каналы видеосында 34.50 минутта сөйләде.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 24 февраль 2024
    Исемсез
    Салаватнын йоргэн кызы гына тугел, баласы да бар дип, сойлэгэн иде ойлэнгэнче. Э менэ Гузэлемгэ ойлэнуе анын БИК унышлы булып чыкты, авторитеты усте , дуэт жырлар кубэйде, ул уверенный Тота узен, чибэр Гузэл янында ул яшьрэк тэ куренэ башлады.Гузэл чын татар хатыны кебек Ирен тынлый, яулык та бэйлэде, моселман киемнэре кибете ачтылар,куп торле мероприятиялэрдэ катнаша.чонки яшь кешенен энергиясе куп. БИК куп торле мероприятия ЛЭП уздыра
  • 23 февраль 2024
    Исемсез
    Никогда не верила в искренность этой пары, оказалось не зря! Вон оно оказывается как было, брак по расчёту, и у каждого свой расчёт
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100