Салават Миңнехановтан чипсы ашау буенча лайфхак
Озынча чипсы савытының төбендә калганнарын алу уңайсыз, чөнки аңа кул сыймый. Җырчы Салават Миңнеханов әлеге проблеманы чишүнең җиңел юлын тапкан.
![Салават Миңнехановтан чипсы ашау буенча лайфхак](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/7/13/c96eaef47b10e918921e644839746a5e2eb0010e2b2c510abe8523acedb7.jpg)
«Кызым, әтиеңә савыттан чипсы алып бир әле», — ди ул кечкенә кызлары Мәдинәгә. Сабый исә, берсүзсез, чипсыларны тартып чыгарып, әтисенең авызына каптыра.
Әлбәттә инде, әлеге видеода Салават Миңнехановның инстадусларын «шәп» лайфхак түгел, ә кечкенә Мәдинә җәлеп иткән.
«И, балакаем, үзе кабам дигәндә кулыннан тартып алдылар. Мәдинә сабыр, еламады да»;
«Әтисенең ашказанына төшеп җиткәнче озатып калды чипсыны»;
«Бигрәк матур бала, күз тимәсен», — дип комментарий калдырганнар алар.
«Безнекеннән кире алып булмый. Савыты белән юк була», — дип язучылар да булган.