Салават Миңнехановның клипта төшкән әбисе вафат булган
Галия әби Гүзәлемнең «әни, әни» клибында төшкән.
«Мөслим районы Вәрәшбаш авылында яраткан әбекәебезне җирләдек. Ул гомерен балалар укытуга багышлады. Аны соңгы юлына озатырга дип бүген бөтен укучылары килде.
Безнең өчен әбекәй бик зур авторитет иде. Бүгенге көндә аның балалары, оныклары укытучылар династиясен дәвам итеп мәгариф өлкәсендә эшлиләр, хәтта мин дә әбекәйнең эшен дәвам итәм дип педагогика университетын тәмамладым.
Җир шарында миллиардлаган кеше арасында бу югалту бәлки сизелмәгәндер дә, ләкин безнен өчен әбекәй - Галәм. Әбекәй, тыныч йокла, урының җәннәттә булсын. Без сине яратабыз!» — дип язган Салават Миңнеханов.
«Шундый ягымлы, җылы кеше иде Галия әбекәй. Урыны җәннәттә булсын. „Әни, әни“ клибында төп роль уйнаган иде. Мәңгелек истәлек», — дип язган Гүзәлем.
Инстачылар иҗади гаиләнең кайгысын уртаклашкан.