news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнехановны кем елаткан?

Җырчы елый-елый шешенеп беткән.

news_top
Салават Миңнехановны кем елаткан?

Җырчы Салават Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсенә елап төшкән видео куйды. Кадрларда җырчының шешенеп беткән күзләре абайлана. «Кызлар, ирләрегезне елатмагыз», дип язып куйган ул.

Баксаң, ул суган турап маташа икән. Кадр артында хатыны Гүзәлем тавышы. Ул ирен юатып тора. «Матурым, ни пешерәсең», дип сорый.

Салават пылау пешерә икән, шуңа күп итеп суган турый.

Инстачылар исә әйбәт пычак алырга киңәш итә. «Суган бәлеше», дип шаярталар. Җырчыны үзен мактыйлар, хатынына булыша икән, дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар