Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнехановка операция ясаганнар

Кичә иртән Салават Миңнеханов инстагарм сәхифәсенә шундый видео куйган иде: ул гарипләр арбасына утырган, шәфкать туташы аны хастаханә коридоры буйлап этеп бара. Моны күреп, җырчының инстадуслары хафага төште, нәрсә булган, дип борчылдылар. Бактың исә, Салаватның кулы сынган икән…

news_top_970_100
Салават Миңнехановка операция ясаганнар
"Татар-информ" архивы

«Дуслар, бик зур рәхмәт сезгә борчылуыгыз өчен. Нәрсә булганын сөйләп тормыйм. Кыскасы шул: кулыма операция ясадылар, гипс салдылар. Исән-сау, хәзер мин өйдә», — дип тынычландырды җырчы «подписчик”ларын. Шулай да, ул бөтен нечкәлекләрне сөйләп бетермәде. Халыкка бит барысын да белергә кирәк. Кулын ничек, ни рәвешле, нишләгәндә сындыруы сер булып калды.

Күпләр җырчыга исәнлек-саулык, тизрәк савыгуын тели. «Ахыры хәерле булсын», «Бәла аяк астында инде ул. Ярар, бераз ял итәрсең», «Күз генә тигән. Сезнең гаиләдәге сөенечләргә бөтен кеше сокланып карап тормый, көнләшүчеләр дә байтак», — дип язганнар. Ә кайберәүләр исә нәрсә булды, дип төпченә:

«Мөгаен, мунча салганда төзелештә егылып төшкәндер. Бик ашыкты бит»,

«Мунча төзеп ята идең, егылып төштеңме әллә, брат?»

«Өйдәге теге баскычыгыздан очтыңмы әллә? Текә бит ул сезнең…» — дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100