Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов: «Йә сакал үстерәм, йә икенче хатын алам...»

Инстачыларның бер төркеме җырчыны сакал картайта дип язса, икенчеләре - сөннәт гамәл, ди.

news_top_970_100
Салават Миңнеханов: «Йә сакал үстерәм, йә икенче хатын алам...»
«Татар-Информ» архивы

Салават Миңнехановның сакал үстергәнен хатыны Гүзәлем яратмый. Аның бу хакта инстаграм сәхифәсендә берничә тапкыр язганы да бар. Бу юлы да ул ирен видеога төшергән һәм үзенең язылучыларына мөрәҗәгать иткән. «Әйтегез инде аңа, килешми бит инде сакал», — ди Гүзәлем.

Видеода Салават сакалын кына белән буяп куйган. Җырчы сакалын караңгы-көрән төскә кертмәкче.

«Матурым, сөннәт буенча синең өчен минем сакал белән йөрүем яхшырак, берничә хатын алганчы», — ди Салават сакал үстерүенә канәгатьсезлек белдергән хатынына.

«Нәрсә әйттең син?» — дип аптырап китә Гүзәлем.

«Гүзәлем, син зирәк хатын бит. Без синең белән», — дип язган җырчының дуслары.

«Салават дөрес әйтә бит! Пәйгамбәребезнең сөннәте», «Тиеш булгач, тиеш инде. Монда килешә-килешмигә урын юк. Сакаллы килеш кабул итәргә һәм яратырга», «Сакал сөннәт буенча ияктә була. Яңаклардагысы бары тик биткә үскән йон, аны кыралар, сакалны кыскарталар», — дип комментарий калдырган дин өлкәсендә белемнәре булучылар.

«Салават, син болай да Гүзәлемнән карт. Бу сакал белән бабай булгансың», «Хатыныгыз ошатмагач, юл куйсагыз да була инде», «Картайта сакал сине», «Бигрәк куркыныч», — дип Салаватка сакалын кырырга киңәш итүчеләр дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100