Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов: “Әпипә” җырының мәгънәсенә төшенергә кирәкми

Быелгы “Үзгәреш җиле”ндә тәүге тапкыр татар эстрадасы артисты Салават Миңнеханов катнашты. “Күпме күзләр күреп онытылган” җыры белән чыгыш ясаган Салават “Үзгәреш җиле” турындагы уй-фикерләрен “Интертат”ка сөйләде.

news_top_970_100
Салават Миңнеханов: “Әпипә” җырының мәгънәсенә төшенергә кирәкми
- Салават, проектка ничек эләктең?

- Мине Татарстанның халык артисты Венера Ахатовна чакырды. Тыңлап карадылар, ошаттылар, “тавышың үзенчәлекле”, диделәр. Биш җыр арасыннан “Күпме күзләр күреп онытылган” җырын сайладык. “Үзгәреш җиле”нә Яңа елдан соң ук әзерләнә башладык. Без Казанда гына түгел, Мәскәү барып, анда оркестр белән репетиция ясадык. Бу проектка ел буе әзерләндек, дисәм дә була.”Үзгәреш җиле” өч көн дәвамында барды, өч көнендә дә чыгыш ясадым.


- Концертта катнашкан артистларны ничек бәялисең?

- Биредә илнең иң яхшы джаз оркестры, иң яхшы биючеләре катнашты. Кайбер артистларны ишетеп кенә белә идем, шушы проектта таныштык. Чыгыш ясаган артистларның тавышы искиткеч матур иде! Хәтта каз тәне чыкты!

- “Әпипә”не башкарган Италия җырчысы Люси Кампетига карата төрле фикерләр әйтелде. Янәсе җырның ни турыда барганын аңламыйча җырлаган...

- Миңа калса, “Әпипә” – татар халкының иң гади, аңлаешлы җыры. Аны аңларга, мәгънәсенә төшенергә кирәкми. Әйе, бераз акценты булды. Ә безнең җырчыларда акцент юкмы? Кайбер татар җырчыларын да тыңлап булмый, берсендә – мишәр, икенчесендә рус акценты...

- Татар халык җырларын үзгәртеп җырлауга ничек карыйсың?

- Узган ел “Үзгәреш җиле”ндә кайбер җырлар үзгәртелгән иде. Ләкин былтыргы искәрмәләргә колак салып дип уйлыйм, быел үзгәртелгән җырлар юк дәрәҗәсендә иде. Җырга зыян салмадылар, тимәделәр. Аранжировкалары кызыклы, джаз юнәлешендә ясалды. Гомумән алганда, җырны теләсә нинди форматта, татар мелизматикасын кертеп җырларга мөмкин. Шәхсән үзем татар халык җырларын үзгәртеп башкаруга каршы, чөнки аны халык кабул итмәячәк. Ксения Коробкова да “Су буйлап” җырын һич үзгәртмичә башкарды.


- “Үзгәреш җиле” куйган максатына ирештеме, үзгәреш булдымы?

- “Үзгәреш җиле”н үзгәртү яки үзгәртергә теләү максаты дип аңларга кирәкми. “Үзгәреш җиле” - ул, беренче чиратта, вакыйга. Менә әйтик, “Татар җыры” халыкара эстрада фестивле бар. Ләкин “Татар җыры” – ул фестивальнең исеме генә. Дөрес, андагы җырларның кайберләре бөтенләй татар түгел. Узган елгы сезонда без беренче тапкыр инструменталь ансамбль белән концерт куйдык. Бу да үзенә күрә бер үзгәреш булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасын үзгәртү турындагы сүзләреннән соң, барысы да үзгәрә башлады. Шактый җырчының сәхнә бизәлешендә, киемендә үзгәрешләр бар. Сыйфатка игътибар итә башладылар.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100